+13 °С
Болытлы
Җырчылар Гөлназ Асаева белән Вильдан Шәмсетдинов гаиләсендә сөенечле вакыйга. Бүген, 17 октябрьдә алар әти-әни булды – дөньяга кызлары аваз салды.
Бу турыда Гөлназ үзенең “Инстаграм” сәхифәсендә “Үзем язам, үзем ышанмыйм. Аллага шөкер”, дип язган.
Яшь гаиләне ихлас котлыйбыз! Яңа туган сабый әти-әни канаты астында бәхетле, тәүфыйклы, сәламәт сабый булып үссен!
Фото: социаль челтәрләрдән