+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
18 октябрь 2021, 14:55

Балаларны саклагыз!

Республикада педофил балага карата бик начар гамәл кылган.

Балаларны саклагыз!
Балаларны саклагыз!

Башкортстан буенча Тикшерү комитеты Тикшерү идарәсе "ундүрт яше тулмаган затка карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләр” мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Тикшерү версиясе буенча, 14 октябрьдә шикләнелүче үз автомобилендә Чишмә районы территориясендә кечкенә кызга карата җенси җинаять кылган.

“Тикшерүчеләр һәм тикшерүче-криминалистлар, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә, җинаять кылуда шикләнелүчене һәм кылынган җинаятьнең шартларын ачыклау һәм оператив-эзләү чаралары үткәрә", — дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, иргә 35-40 яшьләр тирәсе, уртача гәүдәле, кара кыска чәчле. Өстенә яшел камуфляж форма кигән. Көмешсу төсле “Лада Ларгус” автомобилендә йөри.

 

Фото:bashinform.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: