Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
18 октябрь 2021, 11:05

Мәктәпкә мылтык алып килгән...

6нчы сыйныф укучысы 300 бала укыган белем учагында атыш оештырырга уйлаганмы?

Мәктәпкә мылтык алып килгән...
Мәктәпкә мылтык алып килгән...

Пермь краеның Сарс авылында 6нчы сыйныф укучысы мәктәпкә “Сайга” мылтыгын алып килгән һәм ике тапкыр аткан. Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән.

Төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгында бу хәлне раслаганнар: мәктәпкә корал тотып килгән 12 яшьлек малай стенага һәм түшәмгә аткан. Хәзер хокук сакчылары коралның ничек бала кулына эләгүен һәм моның сәбәпләрен ачыклый.

Telegram-каналларда хәбәр ителүенчә, башлангыч мәгълүматларга караганда, баланың кулыннан мылтыкны мәктәп директоры алган. Хатын укучыны мылтыкны идәнгә ташларга күндерә алган. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, малай белән бер сыйныфташы арасында конфликт булган.

Ату вакытында мәктәптә 300дән артык укучы һәм 30 педагог була. Алар барысы да бинадан мөстәкыйль рәвештә чыгып киткәннәр.

 

Фото:nur.kz

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: