Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
22 октябрь 2021, 09:40

Бала тәрәзәдән егылып төшкән...

Тикшерүчелер Стәрлетамакның  25нче коррекцион мәктәбендә инвалид бала белән булган бәхетсезлек очрагын тикшерә.

Бала тәрәзәдән егылып төшкән...
Бала тәрәзәдән егылып төшкән...

Башкортстан буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 8 яшьлек инвалид баланың коррекция мәктәбендә укыган вакытта мәктәпнең беренче кат тәрәзәсеннән егылып төшүе ачыкланган. Элегрәк “Радуга добра” коммерцияле булмаган автоном оешмасының волонтерлык төркемендә малайның икенче кат баскычыннан беренче катка егылып төшүе хакында хәбәр ителгән иде.

Нәтиҗәдә, малай төрле тән җәрәхәтләре алган һәм аны дәваханәгә салганнар.

Бу факт буенча Стәрлетамак буенча тикшерү бүлеге “хәвефсезлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү” мәддәсе буенча тикшерү оештырган.

"Тикшерүчеләргә уку йорты җитәкчелегеннән, педагогик составыннан һәм укучыларыннан сорашырга, уку шартларын өйрәнергә, биредә укучыларның иминлеген тәэмин итү буенча күрелә торган чараларның тулылыгын тикшерүгә юнәлдерелгән башка тикшерү чаралары үткәрергә кирәк булачак. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк”, - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

 

Фото:АНО "Радуга добра"

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: