Свердловск өлкәсенең Сухой Лог шәһәрендә үсмерләр төркеме ике укучыны кыйнаган. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.
Бу хәл агымдагы елның сентябрь аенда булган, әмма видеоязма социаль челтәрләрдә узган ял көннәрендә таралды.
Зыян күрүченең әнисе сүзләренә караганда, мәктәп ихатасында 14-15 үсмерләр ике укучыны имгәткәнче кыйнаган. Алар балаларны куллары белән төйгән, аяклары белән типкәләгән, шулай ук өсләрендә сикергәннәр. Шул ук вакытта үсмерләрнең берсе балаларны тукмаганны телефонга төшереп торган.
Шәһәр прокуратурасында хәбәр итүләренчә, балаларны тукмаган һәм анда катнашкан күпчелек үсмерләрнең шәхесләре ачыкланган. Бу хәлнең барлык шартлары да ачыклана.
Фото: activityedu.ru