-2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Боз өстендә берүзе нишләп йөргән?

Уфаның Солдат күлендә 7 яшьлек кыз батып үлә язган.

Боз өстендә берүзе нишләп йөргән?

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсеннән хәбәр итүләренчә, кызны Уфада яшәүче Денис Наумчик коткарган. Аның сүзләренә караганда, ул хатыны һәм балалары белән парк буйлап йөргән. Шул чакта ярдан 20 метр ераклыкта баланың боз астына төшеп китүен күреп калган. Ир шунда ук коткарырга ташланган. Суга сикереп, кыз янына йөзеп килгән һәм аны ярга алып чыккан.  Гаилә баланы җылыту һәм киемнәрен киптерү өчен өенә алып кайткан һәм гадәттән тыш хезмәтләргә хәбәр иткән.

Билгеле булуынча, кыз паркта үзе генә йөргән. Аның сәламәтлеген тикшерү өчен дәваханәгә алып киткәннәр. Баланы әнисе шуннан килеп алган. Денис кызның телефоныннан симкасын алып, әнисенә шалтыратып хәбәр иткән.

МЧС баланы коткаручы ирне бүләкләргә ниятли.

 

Фото: Уфа шәһәре хакимияте

Автор:Юлия Төхбәтуллина