-2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Борын канаганда нишләргә?

Гадәттә баланың борыны канаганда әниләр шунда ук башны өскә таба күтәрергә куша. Болай эшләргә һич кенә дә ярамый.

Борын канаганда нишләргә?

Сез кан агуны туктатмыйсыз, ә аның юнәлешен генә үзгәртәсез. Кан ашказанына китәчәк, бу кан косуга китерергә мөмкин. Дәваханәгә эләккән очракта, табиб баланың күпме кан югалтуын билгели алмаячак.

Мондый чакта баланың башын аз гына алга ияргә һәм борынының өске өлешен ун минут дәвамында кысып торырга кирәк. Борын эченә – водород перекисе эремәсе тамызылган мамык, борын өстенә салкын әйбер кую да ярдәм итәчәк.
Бу вакытта бала сөйләшмәсә, хәрәкәтләнмәсә, борынын сеңгермәсә, канны йотмаса, йөткермәсә яхшырак. Әгәр 20 минут дәвамында кан агудан туктамый икән, ашыгыч ярдәм хезмәте чакыртырга кирәк.

 

Фото:rebenok-clinic.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина