+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
21 ноябрь 2021, 12:35

Биш бала белән карлы яланда калганнар...

Нуриман районынында 12 кешедән торган төркем квадроциклларда карга баткан.

Биш бала белән карлы яланда калганнар...
Биш бала белән карлы яланда калганнар...

Карда баткан туристларга ярдәмгә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары чыккан.

112 системасының шалтыратуларны эшкәртү үзәгенә 12 кешедән торган компаниянең, шул исәптән биш баланың, квадроциклларда карга батуы турында хәбәр килгән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Без Бухта Кила базасыннан Гоголь буалары ягына киттек, бу безнең өчен таныш маршрут, анда еш кына йөрибез. Әмма бу юлы без анда шулкадәр кар көрте салуга әзер түгел идек. Берничә квадроцикл сафтан чыкты. Төркемнең бер өлешен төзек квадроциклларда базага кайтарып җибәрә алдык", - ди төркемнең бер әгъзасы.

Коткаручылар карлы яланда калган кешеләрне һәм техникаларны эвакуацияләгәннәр.

 

Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: