-2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Юлларда сак булыгыз!

Республиканың Дәүләт автоинспекциясе водительләрне юлга чыгуны кичектереп торырга чакыра.

Юлларда сак булыгыз!

Һава торышының катлаулы булуы сәбәпле, республиканың Дәүләт автоинспекциясе водительләргә һава шартларының начарлануын исәпкә алырга өндәп мөрәҗәгать итте. Җитди сәбәпләр булмаганда ерак юлга чыгуны кичектереп торырга чакыра.

Кышкы чорда автомобиль белән идарә иткәндә бик сак булырга кирәк. Кискен маневрлар ясамаска, интервал һәм дистанция сакларга, тизлекне арттырмаска кирәк. Иминлек каешларын эләктерү мотлак.

ЮХХДИ хезмәткәрләре башкалабыз урамнарында да, федераль һәм республика юлларында да көчәйтелгән режимда хезмәт итәләр. Кирәк булганда, ведомствоның дежур частена 235-84-02, 233-27-31 телефоннары буенча яки Уфа шәһәре буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХХДИ бүлегенең дежур частена шалтырата аласыз.

20 ноябрьдә республика юлларында алты автомобиль һәлакате теркәлгән, аларда алты кеше тән җәрәхәте алган.

Тәүлек эчендә руль артында 47 исерек шоферның булуы, барлыгы 1800дән артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган.

 

Фото:obltv.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина