Синоптиклар фаразлары буенча, дүшәмбе, 22 ноябрьдә, көндез урыны белән юеш кар явачак. Урыны белән бозлавык, юеш карның электр чымнарына, агачларга ятуы, юлларда кар сырынтылары ятуы, бозлавык булуы ихтимал. Җил көнбатыштан, урыны белән көчле. Көндез һава температурасы +2,-3 градус.
Сишәмбе, 23 ноябрьдә, бераз кар явуы көтелә, аерым районнарда буран, юлларда кар көртләре ятуы, бозлавык булуы көтелә. Җил көнбатыштан, урыны белән көчле. Термометр төнлә -6,-11 градус, аязыткан вакытта -15, көндез -3,-8 градус булачак.
Чәршәмбе, 24 ноябрьдә, урыны белән бераз кар явачак, юлларның аерым участокларында бозлавык. Җил көнбатыштан. Һава температурасы төнлә -13,-18, аязыткан вакытта -22, көндез -8,-13 градус булачак.
Фото: joyreactor.cc