+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
22 ноябрь 2021, 15:40

Әтисе артыннан янган йортка кергән...

Стәрлетамакта коточкыч фаҗига булган.

Әтисе артыннан янган йортка кергән...
Әтисе артыннан янган йортка кергән...

Бүген, 22 ноябрь төнендә, Стәрлетамак шәһәрендә шәхси йортта янгын вакытында әтисе һәм улы һәлак булганнар.

Янгын чыккан вакытта өйдә дүрт кеше: әтиләре һәм өч бала – 2009 һәм 2016 елларда туган ике малай, 2007 елда туган кыз булган.

14 яшьлек кыз янган йорттан 12 яшьлек энесен чыгарган, тик ул кире керә һәм бүтән чыкмый. Кызның сүзләренә караганда, өйдә әтисе һәм 5 яшьлек энесе калган була. Балаларның әниләре пыяла заводында эшли, фаҗига вакытында аның төнге сменада эштә булуы билгеле.

Соңрак кызның ярдәм сорап турында кычкыруын күршеләре ишетеп кала. Ир стена буйлап үрмәләп менеп, мансардада калган 5 яшьлек малайны коткара.

Янгын сүндерү барышында 34 яшьлек ирнең һәм 12 яшьлек малайның гәүдәләре табылган.

Фаҗигале очрак буенча тикшерү бара.

 

Фото:СКР по РБ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: