+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
23 ноябрь 2021, 15:30

Командировкага чыкмаячаклар...

Кайбер әти-әниләрне төнге эштән дә азат итәчәкләр. Бу кемнәргә кагылачак?

Командировкага чыкмаячаклар...
Командировкага чыкмаячаклар...

Аларны эштән тыш сәгатьләргә һәм хезмәт командировкаларына бары тик үзләренең ризалыгы белән генә җәлеп итәргә мөмкин булачак. Русия Хезмәт кодексының яңа нигезләмәсе 30 ноябрьдә үз көченә керәчәк.

Элегрәк чикләүләр 5 яшькә кадәр балалар белән ялгыз ата-аналарга кагыла иде.

Моннан тыш, әгәр хезмәткәр күпбалалы ата-ана яки 14 яшькә кадәр балалары булган хезмәткәрнең ире яисә хатыны вахта ысулы белән эшли икән, эш бирүче аларны төнге сменаларда яки эш сәгатеннән соң эшкә җәлеп итә алмый. Яңа кагыйдәләр буенча, мондый хезмәткәрне эштән соң яки төнге эшкә җәлеп итү өчен эш бирүчегә аның язма рәвештә ирекле ризалыгын алырга кирәк булачак. Шул ук кагыйдәләр командировкаларга да кагыла.

Моннан тыш, закон инвалидларга һәм авыру туганнарын караган хезмәткәрләргә, аларны хезмәт командировкаларына җибәргәндә, өстәмә гарантияләр билгели. Хәзер бу, шулай ук, аларның язма ризалыгы белән генә мөмкин.

 

Фото: vogazeta.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: