Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
27 ноябрь 2021, 12:00

Башы белән чүлмәккә кысылган...

Уфада бер яшьлек балага коткаручылар чакыртканнар.

Башы белән чүлмәккә кысылган...
Башы белән чүлмәккә кысылган...

Башкалада бер яшьлек кыз башына кресло рәвешендә эшләнгән чүлмәк киеп, шуңа кысылып калган. Әнисе баланың башын күпме генә чыгарырга тырышмасын, берничек тә ярдәм итә алмаган. Шуңа да аңа коткаручылар чакыртырга туры килгән, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының авария-коткару хезмәте коткаручылары килеп, махсус корал ярдәмендә сабыйны “әсирлектән” коткарган. Бәхеткә, бала зыян күрмәгән, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

 

Фото: intex-press.by

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: