Коронавируска каршы борын-тамакка сиптерү юлы белән ясалган вакцина балаларда бернинди катлаулылыкларга китерми. Бу хакта Гамалея исемендәге фәнни-тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург белдерде.
Гинцбург сүзләренә караганда, аның үзеннән тыш, Үзәк хезмәткәрләренең кечкенә балалары да әлеге вакцина белән прививка ясатканнар.
"Безнең хезмәткәрләребез балаларына прививка ясатты — алты яшьлек балалар. Аларда бернинди катлаулылыклар да күзәтелмәде. Күршеләрем дә кечкенә балаларына прививка ясатты. Барлык нормаль кешеләр үз балаларын авырудан сакларга тели”, - дип сөйләгән Гинцбург “РИА Новости" агентлыгына.
24 ноябрьдә Русия туры инвестицияләр фонды (РФПИ) башлыгы Кирилл Дмитриев “Спутник V” вакцинасының интраназаль формасын 2022 елда халыкара базарга чыгарачакларын белдерде.
Фото:eadaily.com