-8 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
11 гыйнвар , 15:45

Чөгендер - ютәлдән дәва

Ютәл төшеп интеккәндә, кызыл чөгендер белән дәваланып карагыз. Файдасы тими калмас.

Чөгендер - ютәлдән дәва

Моның өчен кыргычтан үткәрелгән бер бокал кызыл чөгендернең өстенә бер аш кашыгы алма уксусы салыгыз. Сәгать ярымнан соң, массаны кулланырга да була. Аш серкәсендә торган чөгендерне көн дәвамында берничә тапкыр бал калагы белән кабып, суырып йөрегез. Тик ашказаны, бөер авырулары, шикәр диабеты булганнарга сак эш итәргә кирәк.

Уксуслы чөгендер ангина белән еш авыручыларга да файдалы. Кызыл чөгендернең сутын чыгарып, 200 грамм сутка 1 аш кашыгы алма уксусы салыгыз һәм шуның белән көненә 4-5 тапкыр тамагыгызны чайкатыгыз.

 

Фото: ogorod.guru

Автор:Юлия Төхбәтуллина