-8 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
11 гыйнвар , 16:00

Телефоның рак китереп чыгаруга сәбәпче булмасын, дисәң...

Экспертлар моның өчен гади генә кагыйдәләрне үтәргә куша.

Телефоның рак китереп чыгаруга сәбәпче булмасын, дисәң...

Экспертлар кәрәзле телефонның начар тәэсирен киметү өчен, аны ничек дөрес файдаланырга кирәклеге турында белдерә.

  1. Ике минуттан да озаграк сөйләшмәгез.
  2. Шалтыратулар арасында кимендә 15 минут пауза эшләргә кирәк.
  3. Телефонны аскы өлешеннән тотып, ким дигәндә колактан 1 сантиметр ераклыкта тотарга кирәк. Шулай эшләгәндә, нурланыш көче дүрт тапкырга кимиячәк.
  4. Әгәр мөмкинлек бар икән, наушниклар кулланыгыз яки телефонның тавышын көчәйтеп куеп сөйләшегез.
  5. Иң көчле нурланыш телефон шалтыраган вакытта барлыкка килә, шуңа күрә чакыру вакытында колакка якын китермәгез.
  6. Балаларга телефонда артык озак утырырга рөхсәт итмәгез.
  7. Телефонны кесәдә йөртмәгез.
  8. Зарядкага куйганда һәм төнлә йоклаганда телефон яныгызда булмасын.

 

Фото: u-f.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова