Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
12 гыйнвар , 12:10

Табиблар аның гомере өчен көрәште...

Янгында зыян күргән 11 яшьлек малай вафат.

Табиблар аның гомере өчен көрәште...

Иглин авылында булган янгында зыян күргән малай бүген, 12 гыйнвар төнендә, вафат булган.

Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Билгеле булуынча, 3 гыйнварда Иглин авылының Мелиораторлар урамындагы 8х7 метрлы ике катлы агач йортта янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр килгәнче күршеләре уттан 2010 елгы баланы коткарган. Малай өйдә үзе генә булган. Ул тән пешүләре алган, аны Уфаның 18нче дваханәсенә китергәннәр.

Кызганычка каршы, бала бик нык зыян күргән. Аның үпкәләренең – 50, тәненең 85 проценты пешкән. Малай шәһәрнең 18нче дәваханәсе реанимациядә бик авыр хәлдә иде.

 

Фото:Главное управление МЧС по РБ

Автор:Юлия Төхбәтуллина