-8 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
12 гыйнвар , 10:00

Уфага да килеп җитте...

Башкортстанда “омикрон” штаммы йоктыруның өч очрагы ачыкланган.

Уфага да килеп җитте...

“Роспотребнадзор”дан  хәбәр итүләренчә, алар барысы да читтән кертелгән: коронавирусның яңа төрен Танзания һәм Төркия рейслары пассажирларында ачыклаганнар. Уфа аэропортына алар –Танзаниядән, Ырынбур өлкәсендә яшәүче бер ханым оныклары белән Төркиядән килгән.

Хәзерге вакытта “омикрон” штаммы ачыкланган кешеләр дәваханәгә урнаштырылган, аларның хәле канәгатьләнерлек.

Алар белән бәйләнештә булган рейс пассажирлары, пилотлар һәм гаилә әгъзалары табиблар күзәтүендә, үзизоляциядә. Аларга көн саен коронавирус инфекциясенә тест үткәрелә.

Билгеле булуынча, “омикрон”ның яңа штаммы тиз йогучанлыгы һәм авыруның җиңел, уртача авырлыкта үтүе белән аерылып тора.

“Омикрон”ның яңа штаммы Русиянең 13 төбәгендә ачыкланган.

 

Фото: i-gazeta.com

Автор:Юлия Төхбәтуллина