Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
13 гыйнвар , 10:40

Ике кыз тауларга яшәргә киткән...

Балалар белән бергә өйдән 1,4 миллион сум акча да юкка чыккан.

Ике кыз тауларга яшәргә киткән...

Волгоградтан бишенче сыйныфта укучы ике кыз өйләреннән зур күләмдә акча алып, тауларга яшәргә киткән. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Волгоград шәһәре буенча идарәсенә сылтама белән “РИА Новости” хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматларына караганда, дүшәмбе көнне полициягә Волгоградта яшәүче бер хатын мөрәҗәгать иткән һәм аның бишенче сыйныфта укучы кызы мәктәптән кайтмавы, бала белән бергә фатирдан 1,4 миллион сум юкка чыгуы турында сөйләгән. Полицейскийлар эзләү оештырган, нәтиҗәдә, кызны ахирәте белән бергә төнлә төбәкнең Светлояр районында тапканнар. Бәхеткә кызларның икесе дә исән һәм сәламәт.

“Кызлар Краснодар краена сәяхәткә барырга булган икән. Моның өчен алар мәктәпкә бару урынына сәүдә үзәгенә барганнар, анда үзләренә һәм этләренә “тәмлекәч" ләр, җылы киемнәр (тауларда яшәргә теләгәннәр) сатып алганнар, өйләренә кайтып, әйберләрен, этне алганнар һәм таксида Светлоярга юл тотканнар”, — дип ачыклык кертә полиция хезмәткәрләре.

Светлоярда кызлар башка такси чакыртырга теләгән, тик барып чыкмаган һәм ул чакта алар тукталышка автобус көтәргә киткән. Биредә аларны полиция хезмәткәрләре тапкан. Ведомство мәгълүматларына караганда, балаларны өйләренә кайтарганнар. Кызлар сәяхәткә әзерлек өчен 60 мең сум акчаны сарыф итеп өлгергән.

Полиция мәгълүматларына караганда, балаларның гаиләләре уңай характерлана, әлеге хәл полиция һәм педагоглар тарафыннан контрольгә алынган.

 

 

Фото:activityedu.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова