-8 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
13 гыйнвар , 10:00

Янгында 10 айлык баланың гомере өзелгән...

12 гыйнвар кичендә республика авылларының берсендә коточкыч фаҗига булган.

Янгында 10 айлык баланың гомере өзелгән...

Туймазы районының Булат авылында шәхси йортта янгын чыккан.

Урынга өч берәмлек техника һәм 10 янгын сүндерүче килгән. Алар килеп җиткәндә 7х8 метр зурлыктагы бүрәнә йорт янган була.

Кызганычка каршы, аны сүндерү барышында 2021 елда туган ир баланың гәүдәсе табылган.

Янгынның сәбәбе һәм килеп чыккан хәлнең сәбәпләре ачыклана. Урында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең тикшерү-оператив төркеме эшли.

Янгын чыккан вакытта һәлак булган баланың әнисе, 3 һәм 6 яшьлек ике баласы белән, күрше йортта булган.

Йортта “Күпбалалы гаилә” программасы буенча автоном янгын хәбәрчесе урнаштырылган.

 

Фото: "МЧС по РБ"

Автор:Юлия Төхбәтуллина