+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
18 гыйнвар 2022, 09:25

“Омикрон”ның төп билгеләре нинди?

Республика клиник йогышлы авырулар дәваханәсенең баш табибы бу сорауга ачыклык кертте.

“Омикрон”ның төп билгеләре нинди?
“Омикрон”ның төп билгеләре нинди?

18 гыйнварда Уфа мэриясендә узган оператив киңәшмәдә “омикрон” штаммының төп симптомнары турында Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгеч-эпидемиологы, Республика клиник йогышлы авырулар дәваханәсенең баш табибы Азат Мөхәммәтҗанов сөйләде.

Белгеч сүзләренә караганда, “омикрон"га хәлсезлек, баш авырту, тәм һәм ис тоймау кебек симптомнар хас.

"Коронавирусның яңа штаммы ОРВИ симптомнары белән охшаш: тән температурасы 38 градуска күтәрелә, борын тыгыла, томау, тамак авырту, аппетит булмау. Балаларның тәнендә тимгелләр барлыкка килергә мөмкин. Күпләр авыруны җиңел формада кичерә, тик „омикрон“ тиз тарала, шулай ук бронхлар һәм үпкәләргә дә тиз зыян сала. Кешеләр күп булган җирдә авыру йоктыру ихтималы зур, чөнки ул биш тапкыр тизрәк тарала", - дип белдерде Азат Мөхәммәтҗанов.

Уфа мэры Сергей Греков хезмәткәрләрнең бер өлешен “удаленка”га күчерү мәсьәләсен хәл итәргә кушты.

 

Фото: sport24.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: