+12 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
19 гыйнвар 2022, 10:45

Гомерлек төрмә көтә!

Русия Дәүләт думасы балаларга карата көчләү гамәлләре кылучыларга карата закон кабул итте.

Гомерлек төрмә көтә!
Гомерлек төрмә көтә!

Хәзер балигъ булмаганнарга карата кабат көчләү гамәлләре кылган, шулай ук ике яки аннан да күбрәк баланы сексуаль көчләүдә гаепләнүче кешеләр гомерлеккә төрмәгә утырачак.

Бу хакта үзенең Telegram-каналында Дәүләт думасы спикеры Вячеслав Володин хәбәр итте.

"Эш дәвам итәчәк. Безгә балаларны көчләүдән саклау мөһим. Шуңа бәйле рәвештә, без бала белән бергә яшәүче, аны тәрбияләү, укыту һәм яклау өчен җаваплы кеше, шулай ук балигъ булмаганнарга карата укыту һәм тәрбия бирү өлкәсендә эшләгән затлар тарафыннан җинаять кылу очракларын карап, алар өчен яңа авыр шартлар кертү турында фикер алышабыз", - дип яза Вячеслав Володин.

Бу тәкъдимнәр 7 февральдә Дәүләт думасы Советында каралачак.

 

Фото:rus.azattyq-ruhy.kz

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: