19 гыйнвар иртәсендә, ашыгыч хезмәтләргә Дүртөйле районының Түбән Әлкәш авылы янында балалар катнашлыгында булуы турында хәбәр килгән.
Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, “Lada Niva” шоферы, идарәне югалтып, кюветка төшеп киткән. Ярдәмгә оператив рәвештә Дүртөйледән коткаручылар, табиблар һәм полиция килгән.
Авария нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән, шул исәптән ике бала — 2010 елда туган кыз һәм 2009 елда туган малай.
“Коткаручылар зыян күрүчеләрне машинадан чыгарды, ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырды. Табиблар караганнан соң, аларны өйләренә кадәр илттеләр", - дип хәбәр итәләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты