Алар юлда көчле буранга эләгә һәм автомобиль юл читенә чыгып, көрткә бата. Бәхеткә, күрше республиканың Чаллы — Зәй — Әлмәт автоюлының 51нче чакрымында хезмәт итүче ЮХХДИ хезмәткәрләре карда баткан машинаны күреп, ярдәм күрсәтә.
“Автомобиль янында ир-егет басып тора, салонда аның гаиләсе, шул исәптән, өч балигъ булмаган баласы иде. Гаилә башлыгы әйтүенчә, алар Башкортстанга кайтып барган һәм буранда юлдан читкә киткәннәр, — дип сөйләгәннәр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Полицейскийлар узып баручы махсус техниканы туктатып, аның ярдәмендә транспорт чарасын юлга чыгарганнар. Гаилә юл-патруль хезмәте инспекторларына күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдереп, юлларын дәвам иткән.
Фото:МВД по РТ