18 гыйнварда Мәчетле районы Олы Ака авылында гадәти булмаган очрак булган.
“Мәчетле тормышы” район газетасы хәбәр итүенчә, шәхси хуҗалыкта гадәти булмаган бозау туган. Хуҗалар сыерларының озак кына бозаулый алмавы, хәтта ярдәмгә ветеринарны чакырырга туры килүе турында сөйләгән.
“Бозау дөньяга килгәч, хуҗалар үз күзләренә ышанмый торган. Хайванның ике башлы — ике пар күзле, ике борынлы һәм ике авызлы булуы ачыкланган”, — дип хәбәр итә журналистлар. Гадәти булмаган очракны раслап, фотография куелган.
Бозауны коткарып калып булмаган — ул шунда ук үлгән.
Фото: bashinform.ru