+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
21 гыйнвар 2022, 12:15

Бияләен онытып калдырган...

Беренче сыйныф укучысы физкультура дәресендә кулларын туңдырган.

Бияләен онытып калдырган...
Бияләен онытып калдырган...

Екатеринбургның 98нче мәктәбе укучысы физкультура дәресендә кул чукларын туңдырган. Бу хакта “Подъем” басмасы хәбәр итә.

 Беренче сыйныф укучысының әнисе сүзләренә караганда, малай бияләйләрне онытып калдырган, дәрес башланыр алдыннан ул бу хакта укытучысына да әйткән. Әмма педагог аны барыбер урамга чыгарган.

Табиблар укучының ике кул чугының да беренче дәрәҗәдәге туңуын ачыклаган.

Әлеге очрак буенча мәктәптә тикшерү үткәрелә.

“Мин барысы турында да мәгариф Департаментына яздым. Бары тик шуны гына әйтә алам: кичә урамда -4 градус иде", - дип белдерә мәгариф оешмасы директоры Галина Городецкая.

Күптән түгел Дмитров шәһәрендәге балалар бакчасы тәрбиячесе 16 градуслы салкында алты яшьлек баланы урамда калдыруы хакында язган идек.

 

 

Фото: © pdmnews.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: