Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
21 гыйнвар 2022, 13:20

Әти-әнисенең машинасына хуҗа булып алган да...

Уфада 15 яшьлек үсмер әбекәйне бәрдергән. 

Әти-әнисенең машинасына хуҗа булып алган да...
Әти-әнисенең машинасына хуҗа булып алган да...

Уфада кичә, 20 гыйнвар иртәсендә, "Honda CRV" автомобиле руле артына утырган 15 яшьлек үсмер җәяүлене бәрдергән. Бу хәл Магистраль урамындагы 12нче йорт каршындагы парковка урыныннан чыкканда, машина белән артка чигенгәндә булган. Нәтиҗәдә, төрле җәрәхәтләр алган 62 яшьлек хатынны дәваханәгә озатканнар.

Үсмер машина йөртергә хокукы булмаган килеш автомобиль белән идарә иткән, өстәвенә, ул административ җаваплылыкка тарттырылу яшенә җитмәгән әле.

“Үсмернең әнисенә карата Русия Федерациясе Җинаять кодексының 5.35 статьясы буенча административ материал төзелде, ул Уфа хакимияте каршындагы Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә карау һәм карар кабул итү өчен юнәлтеләчәк", - дип хәбәр иттеләр Уфа буенча ЮХИХИ матбугат хезмәтендә.

 

Фото: Уфа буенча ЮХХДИның матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: