Авыргазы районында яшәүче 51 яшьлек иргә карата җинаять эшен тикшерү төгәлләнгән. Ул кечкенә баланы үтерүдә гаепләнә. Бу хакта төбәк буенча Тикшерү комитеты хәбәр итә.
Коточкыч хәл узган елның 6 апрелендә кич белән булган. Гаепләнүче ир исерек хәлдә була һәм, көнләшү аркасында, хатыны белән низаглаша. Ике яшьлек улының үз баласы булмавында шикләнгән ир сабыйны нык итеп этеп җибәрә. Нәтиҗәдә, бала ишек яңаганы башы белән бәрелә. Шуннан соң әтисе аңа башта куллары белән, аннары башына телевизор пульты белән суга һәм... идәнгә күтәреп бәрә. Бала алган тән җәрәхәтләреннән вафат булган.
Ир җинаять урыныннан чыгып киткән, әмма тиздән полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Ул үз гаебен тулысынча танымаган.
Тикшерү нәтиҗәсендә аның гаебен исбатлау базасы җитәрлек җыелган. Шуңа бәйле рәвештә, җинаять эше буенча гаепләү карары расланган, аның күчермәсен гаепләнүчегә тапшырганнан соң, эш карау өчен Республика Югары судына җибәреләчәк.
Фото: ufa.aif.ru