Уфада 10 яшьлек Динислам Вәлиев хәбәрсез югалган.
Агымдагы елның 21 гыйнварыннан бирле аның кайда булуы билгесез. Бу хакта “Лиза Алерт”эзтабарлар отряды хәбәр итә.
Малайның билгеләре: буе 147 см, тулы гәүдәле, саргылт чәчле, күзләре яшел төстә.
Югалган көнне өстенә яшел-коңгырт куртка, соры толстовка, хаки төсендәге джинсы , кызыл төстәге кроссовкалар кигән була.
Эзләүгә отрядның иң актив кешеләре кушылган.
Малайның кайда булуын яисә аның турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләр булса, 8 800 700-54-52 яки 02 телефоннары аша хәбәр итүегезне сорыйлар.
Фото:bashinform.ru