+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
23 гыйнвар 2022, 11:35

Баланы юлга чыгарган, ә үзе...

Башкортстанда 2015 елгы малай һәм әтисе бәлагә юллыккан.

Баланы юлга чыгарган, ә үзе...
Баланы юлга чыгарган, ә үзе...

Быел кышның карлы-буранлы көннәре республика халкы өчен бик күп уңайсызлыклар тудырды. Шулай да  кешеләрнең “кар әсирлегенә” эләгүе бәйле очрак турында кичә беренче тапкыр билгеле булды. 112-системасы чакыруларын эшкәртү үзәгенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр.

Бу хәл Кумертауда булган. 1982 елгы ир-егет һәм аның 2015 елгы улы таудан эт белән төшеп барганда карга чумганнар. Ир баланы юлга чыгара алган. Кызганычка каршы, көрткә шактый тирән чумган ирнең үзенә ярдәм кирәк була. Бала әнисенә шалтыратып, бәлагә тарулары турында сөйли. Хатын “112”-системасына шалтырата.

Вакыйга урынына оператив рәвештә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары килә. Алар ирне көрттән тартып чыгара. Бәхеткә, барысы да уңышлы тәмамлана һәм медицина ярдәме кирәк булмый.

Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: