Бу хакта “Роспотребнадзор”ның төбәк буенча идарәсе башлыгы Анна Казак бүген Хөкүмәттәге атналык оператив киңәшмәдә белдерде.
“Бездә коронавирус белән авыручылар саны арту белән бергә, грипп һәм ОРВИ белән авыручылар санының актив артуы бара. Бер атна эчендә авыручылар санының 56,2 процентка артуы күзәтелә. Авыручыларның 30 процентын балалар тәшкил итә. Госпитализацияләнүчеләр саны 16,6 процентка арткан. Күпчелек өлеше амбулатор дәвалана. Яңа елның өченче атнасында дәваханәдән тыш пневмония белән авыруның 323 очрагы теркәлгән. Бу гыйнварның икенче атнасы күрсәткеченнән 1,2 процентка артыграк”, - дип билгеләде баш санитар табиб.
Аның сүзләренә караганда, авыручылар арасында 40-64 яшьлек кешеләр өстенлек итә. Аларның 58 проценты дәваханәгә салынган. Авырчыуларның 89,8 проценты - урта һәм җиңел авырлыктагы пациентлар.
Фото:inform.kz