+17 °С
Яңгыр
Кичә, 23 гыйнварда, ата-аналар чатларында Уфаның Черниковка бистәсендә ир-егетнең җиде яшьлек кызны урлаулары турында мәгълүмат таралды. Янәсе, бу хәл кичке вакытта булган. Баланың кызгылт костюмда булуын да язганнар.
“Бу фейк түгел, мәгълүмат оперативкадан”, - диелгән шомлы хәбәрдә.
Башкортстан буенча Эчке эшлер министрлыгы матбугат хезмәтендә таралган хәбәрне кире кактылар.
“Булган мәгълүматлар буенча, әлеге хәбәр расланмаган”, - дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Фото:rg.ru