Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
25 гыйнвар 2022, 11:20

Бала машина каршына йөгереп чыккан...

Дүртөйледә 11 яшьлек кыз катнашлыгында авария булган.

Бала машина каршына йөгереп чыккан...
Бала машина каршына йөгереп чыккан...

Дүртөйле шәһәренең Матросов урамында кичә кич юл-транспорт һәлакәтендә мәктәп укучысы зыян күргән. Бу хакта төбәк буенча дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, “Kia Rio” автомобиле руле артында булган 33 яшьлек водитель 11 яшьлек баланы бәрдергән.

Авария нәтиҗәсендә бишенче сыйныф укучысы тән җәрәхәтләре алган. Машина йөртүче сүзләренә караганда, кыз юлга көтмәгәндә, туктап торган транспорт чарасы алдыннан йөгереп чыккан.

Әлеге очрак буенча ЮХХДИ хезмәткәрләре тикшерү башлаган.

 

Фото:ЮХХДИның матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: