Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
26 гыйнвар 2022, 14:45

Бала хәмер белән агуланган

 Бу хәл республика районнарының берсендә булган.

Бала хәмер белән агуланган
Бала хәмер белән агуланган

Яңавыл үзәк район дәваханәсенә балигъ булмаган пациент эләккән.

Хәмердән агулану билгеләре булган үсмерне тиз арада реанимация бүлегенә салганнар.

16 гыйнварда булган очрак турында балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышында фикер алышканнар.

 

Комиссия секретаре Гөлназ Антонова билгеләвенчә, "үсмер алкоголь кулланудан уңай нәтиҗәләр булмавын аңлаган. Бу —сәламәтлек тә, киләчәк тормыш та: Русия Эчке эшләр министрлыгының Яңавыл районы буенча бүлегенә, наркологик исәпкә куелу”, — дип яза “Яңавыл таңнары” газетасы.

 

Фото: vse42.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: