+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
27 гыйнвар 2022, 11:30

Прививканы кайсы очракта ясатырга ярамый?

Башкортстан поликлиникаларына 12-17 яшьлек үсмерләр өчен “Спутник М" вакцинасы кайтты.

Прививканы кайсы очракта ясатырга ярамый?
Прививканы кайсы очракта ясатырга ярамый?

Республика белән идарә итү үзәге COVID-19дан балаларны вакциналаштыруга тәкъдимнәр һәм каршы күрсәткечләр турында БСТның «Сәлам» программасы эфирында сөйләде. Чакырылган эксперт буларак сәламәтлек саклау министры урынбасары Игорь Засядкин чыгыш ясады.

Аның билгеләвенчә, яшьләр ил халкының күп өлешен тәшкил итә, шуңа күрә вакциналаштыру коллектив иммунитетны булдыру өчен мөһим. Өстәвенә, тикшеренүләр үсеп килүче буын өчен эшләнгән һәм прививкалар милли календарена кертелгән “Спутник М” вакцинасыннан соң өзлегүләр күзәтелми диярлек.

Моннан тыш, 12-17 яшьлек балаларга әти-әниләр яки опекуннарның ризалыгы белән генә вакцина кадаячаклар, ә 15 яшьтән өлкәнрәк үсмер үзе прививка ясатырга ризалык бирә ала.

Прививкадан соң тиешле белешмә бирелә. Прививканы 12 яшькә кадәр балаларга, хроник һәм кискен авырулар вакытында, вакцина компонентларына аллергия вакытында ясарга ярамый.

 

Фото:rostov.rbc.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: