Алтай краенда әнисе һәм үги әтисе биш яшьлек малайны шәп-шәрә килеш урамга чыгарып бастырганнар. Бу хакта Русия Тикшерү комитетының төбәк буенча идарәсенә сылтама белән “Известия” басмасы хәбәр итә.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, бу хәл 21 гыйнвар көнне Алтай краеның Селезнево авылында булган. 31 яшьлек өч бала анасы биш яшьлек улын 20 градус салкынга куып чыгарган. Ялангач килеш урамда елап басып торучы баланы бу авылда яшәүче хатын күреп алган. Ул койма артына кергән һәм киемсез, яланаяк урамда торучы сабыйны күргән.
Тикшерү ачыклаганча, әнисе һәм аның ире малайны да, аның энеләрен дә даими рәвештә кыйнап, җәберләп яшәгәннәр. Сабыйларны опека органнары гаиләдән алып киткән. Ир белән хатынга карата җинаять эше кузгатылган, аларны кулга алганнар.
Фото:kommersant.ru