+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
28 гыйнвар 2022, 10:40

Баланың гомере кыл өстендә булган

Башкортстанда 4 яшьлек сабый коточкыч бәлагә тарыган.

Баланың гомере кыл өстендә булган
Баланың гомере кыл өстендә булган

Кумертау шәһәр дәваханәсенә тын да алалмый башлаган 4 яшьлек кызын коты очкан әнисе алып килгән.

 

Сабый балалар өчен чылбырның асылмалы бизәген (подвеска) йоткан һәм кинәт сулыш алалмый башлаган. Рентген күрсәтүенчә, асылмалы бизәк чыгып торган кырыйлары белән тукымага эләгеп, азык юлын каплаган һәм трахеяны буа башлаган.

Гомере кыл өстендә иде, гипоксия башланды, бала тирәли хирурглар, анестезологлар җыелды, дип сөйли табиблар. Трахеостомия үткәрү турында карар кабул ителә.

Нәтиҗәдә, чит предметны азык юлыннан алалар һәм аңына килгән кызны шунда ук өенә озаталар. Ә табиблар бригадасына һөнәри осталыклары һәм оперативлыклары өчен премия тапшыралар.

Табиблар ата-аналарны игътибарлы булырга һәм балалар артыннан күзәтеп кенә калмыйча, мондый очракларны булдырмаска өндиләр. Мәсәлән, вак куркыныч предметларны бала уйнаган урыннардан алырга. Балалар уйнап утырганда теләсә нәрсә — конструктор детальләре, шөреп, зәркән эшләнмәләре, чәч өчен каптырмалар, тимер акчаларны йотарга мөмкин. Батарейкалар һәм магнитлар иң куркынычы санала. Әгәр бала чит предмет йотса, ашыгыч рәвештә дәваханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: