+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

8 яшьлек балага тәрәзәдән атканнар...

Республика шәһәрләренең берсендә кичә шаккатыргыч хәл булган.

8 яшьлек балага тәрәзәдән атканнар...
8 яшьлек балага тәрәзәдән атканнар...

26 май кичендә Стәрлетамакта балалар травмпунктына 8 яшьлек малайны алып килгәннәр. Табиблар баланың баш артында яра барлыгын билгеләгән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Чыганак хәбәр итүенчә, малайга көндез пневматик коралдан атканнар. Төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгында да әлеге вакыйга турындагы мәгълүматны раслаганнар.

"Полиция хезмәткәрләре ачыклавынча, 8 яшьлек малайга Ходайбердин урамында урнашкан йорт тәрәзәсеннән пневматик коралдан атып, шәһәрнең бер уку йортында белем алучы 18 яшьлек студент эләккән. Полициягә китерелгән егет аңлатуынча, ул очраклы рәвештә генә балага эләккән. Процессуаль карар кабул ителә", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Фото:og.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: