+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

“Без куркытмыйбыз, бу бары тик саннар гына...”

Ел башыннан 93 бала юл һәлакәтенә эләккән.

“Без куркытмыйбыз, бу бары тик саннар гына...”
“Без куркытмыйбыз, бу бары тик саннар гына...”

Тиздән – каникуллар. Димәк, балалар өчен юллар, елгалар һәм күлләр, уен мәйданчыклары, хәтта гадәти ишегалды яки фатир да куркыныч зонасына әйләнә. Алар бик кызыксынучан, вакытлары бик күп, ә әти-әниләре – эштә.

“Без куркытмыйбыз, бу бары саннар гына”, дип кисәтә төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты.

Узган елның җәендә Башкортстан сулыкларында 15 бала батып үлгән. Агымдагы елда Башкортстан юлларында балалар катнашлыгында 93 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 2 бала һәлак булган, 109ы тән җәрәхәтләре алган.

Башкортстан ашыгыч хезмәтләренә быел югалган 13 бала турында хәбәр килгән. Нәтиҗәдә, аларның барысын да тапканнар, тик бу вакыт эчендә әти-әниләре ниләр кичергәнне күз алдына да китереп булмый.

 

Фото:kaluga24.tv

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: