+19 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Бала тәрәзә кәрнизендә...

Аны видеога төшерүче булган, тик коткаручыларга шалтыратучы гына табылмаган.

Бала тәрәзә кәрнизендә...
Бала тәрәзә кәрнизендә...

Уфада Ферин урамындагы торак йортның 5нче катындагы тәрәзәләр кәрнизе буйлап бала йөргәнен үтеп баручылар күреп кала. Коткаручылар бу хакта социаль челтәрләргә куелган видеодан белә һәм әлеге адрес буенча мәгълүматны тикшерү өчен килә.

"Карнизда һәм, бәхеткә, тәрәзәләр астында алар беркемне дә тапмаганнар. Фатирга күтәрелгәч, 2016 елда туган малайның әбисе күзәтүе астында булуы ачыклана. Бала видеога эләккән вакытта пенсионер ханым ваннада булган", — дип хәбәр итәләр шәһәр Гражданнар яклау идарәсендә.

Коткаручылар сүзләренә караганда, бу очракта иң куркынычы — ашыгыч хезмәтләргә бу хәл турында берәү дә хәбәр итмәгән.

"Хөрмәтле уфалылар һәм башкала кунаклары! Мондый очракларда телефонны ашыгыч хезмәтләргә шалтырату өчен файдаланырга кирәк. Исегезгә төшерәбез, бердәм „112“ номеры буенча коткаручыларны да, ашыгыч ярдәм һәм полицияне дә чакыртырга була. „112“ номерына балансыгызда акчагыз булмаган очракта да, блокланган клавиатура һәм хәтта сим-картасыз да шалтыратырга була”, — дип мөрәҗәгать итә белгечләр.

 

Фото: скриншот видео телеканала "Вся Уфа".

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в