+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Сигез яшьлек баланы эзләүдә ярдәм кирәк

Ул бүген Уфада югалган.

Сигез яшьлек баланы эзләүдә ярдәм кирәк
Сигез яшьлек баланы эзләүдә ярдәм кирәк

Бүген Уфада сигез яшьлек кыз югалган. Ирина Хохлованы якыннары, туганнары эзли.

Баланың югалуы турындагы хәбәр Башкортстан эзләү-коткару отрядының социаль челтәрләрендә басылып чыкты.

Кыз өйдән бүген, 20 июньдә, чыккан һәм кире әйләнеп кайтмаган, дип хәбәр ителә.

Баланың кайда булуы турында белүчеләр булса, яисә бала турында нинди дә булса мәгълүмат белгән һәркемгә 8-937-3-102-112 яки 112 номеры буенча шалтыратуларын үтенәләр.

Ирекмәннәрнең, битараф булмаган кешеләрнең ярдәмгә чыгуларын сорыйлар.

 

Фото:bashinform.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в