+19 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Әти кеше 12 яшьлек кызын кыйный...

Бер генә тапкыр да түгел.

Әти кеше 12 яшьлек кызын кыйный...
Әти кеше 12 яшьлек кызын кыйный...

Белорет районара суды 16 июньдә элек хөкем ителгән 42 яшьлек иргә карата җинаять эшен карады. Әти кеше даими рәвештә 12 яшьлек кызын кыйный...

Суд матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, ир баланы кыйнаган өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган. Агымдагы елның март аенда законны бозган өчен ул янә җинаять җаваплылыгына тартылган, аңа 400 сәгатькә мәҗбүри эш каралган.

Тик ир тиешле нәтиҗә ясамаган һәм агымдагы елның мартында 12 яшьлек кызын чәченнән эләктереп алып, җилтерәткән, баланы кыйнаган. Кызны кыйнау очраклары берничә тапкыр расланган. Суд хөкем ителүченең гамәлләрен Русия Җинаять кодексының 116.1 мәддәсе буенча квалификацияләгән һәм дүрт айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләгән.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

 

Фото:pricom.kz

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в