+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Улларын сатарга җыенганнар...

Бу ике бәгырьсез Башкортстанда яши.

Улларын сатарга җыенганнар...
Улларын сатарга җыенганнар...

Октябрьский шәһәре хакимиятенең опека һәм попечительлек бүлеге ир белән хатынны ата-ана хокукыннан мәхрүм итү һәм балигъ булмаган ике балага карата алимент түләттерү турында гариза белән судка мөрәҗәгать иткән.

Суд мәгълүматларына караганда, гаиләнең яшәү рәвеше балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышларында берничә тапкыр тикшерелгән. Ир белән хатын балалары алдында спиртлы эчемлекләр эчкән, әти кеше наркотик кулланган, әниләре тәртипсез яшәү рәвеше алып барган, өйдән берничә көнгә чыгып югала торган гадәте дә бар. Өйдә еш кына җәнҗал купкан. Кыскасы, аларда балалар кайгысы бөтенләй булмаган. Моннан тыш, ир белән хатын социаль челтәрләрдә улларын сату турында игъланнар һәм фото урнаштырган.

Ата-ана балаларын тәрбияләү һәм карау белән шөгыльләнмәгән өчен административ җаваплылыкка моңа кадәр дә тарттырылган булган инде. Фатирга күченеп, ремонт ясарга, эшкә урнашырга, зур гаилә булып яшәргә сүз бирсәләр дә, вәгъдәләрендә тора алмаганнар. Суд утырышына да килмәгәннәр.

Судта аларны ата-ана хокукыннан мәхрүм итү, балигъ булмаган балаларны карап тоту өчен ай саен Башкортстанда билгеләнгән яшәү минимумының яртысы күләмендә акчалата алимент түләтү турында карар кабул ителгән.

Балигъ булмаган балаларның язмышын хәл итү өчен аларны Октябрьский шәһәре хакимиятенең опека һәм попечительлек бүлегенә тапшырганнар.

 

Фото:uznayvse.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в