+19 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Бакчада ниләр булмас....

Өлкән яшьтәге кеше бакча утаганда шикле әйбергә юлыккан.

Бакчада ниләр булмас....
Бакчада ниләр булмас....

Башкортстан "Росгвардия"сенең махсус подразделениесе хезмәткәрләре Белорет районының Тирлән авылында шикле предмет табылуы турында хәбәр алганнар. Хәвефле табылдыкка бакча утаган вакытта өлкән яшьтәге хатын юлыккан.

Росгвардиячеләр объектны тикшергән һәм аның кулдан ясалган граната корпусы булуын, шартлаткыч матдәсе булмавын ачыклаганнар.

“Табылган предмет кешеләр өчен куркыныч тудырмый. Аны тикшерү-оператив төркемгә тапшырдылар", - дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

 

Фото: Башкортстан "Росгвардия"се

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в