+19 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Кыз бала иярткән хатынны күрмәдегезме?

Ул өлкән яшьтәге кешене талап чыгып киткән.

Кыз бала иярткән хатынны күрмәдегезме?
Кыз бала иярткән хатынны күрмәдегезме?

Учалы районының Уральск поселогында бала иярткән хатын бер әбинең 35 мең сум акчасын урлап чыгып киткән.  Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 20 июньдә башкаладагы полициягә Учалы районында яшәүче әбинең оныгы гариза белән мөрәҗәгать иткән. Хокук сакчылары әлеге хәлнең нечкәлекләрен ачыклый.

"Кыз бала иярткән билгесез хатын авылда өйдән өйгә кереп, акча сорап йөргән. Ул болай йөрүен авыр тормыш хәлендә калдым, дип аңлаткн. Әби ике мең сум акча биргән һәм аларны өенә керткән. Хатын су сорап алган һәм, ул кара төскә кергәч, олы яшьтәге хатынга бозым салынуын әйткән. Хәйлә юлы белән әбинең акчасын урлаган. Шул мизгелдә әбинең оныгы уянып, хәлне аңлап та бетермичә, таныш булмаган кешеләрне өйдән куып чыгарган. Әби акчасы югалуын ачыклаганда, урлаучыдан инде җилләр искән була", - дип хәбәр иттеләр төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Караклык факты буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта шикләнелүчене эзләү бара. Аның буе - 170 см, 40-45 яшьләр тирәсендә. Яшел төстәге озын күлмәк кигән иде, башында -  яулык. Аның белән 9-10 яшьләр тирәсендәге кыз була. Бала кызыл блузка, ак итәк кигән, башына кепка кигән.

 

Фото:rg.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в