+19 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Югалган кыз табылды

Уфада сигез яшьлек кызны эзләү туктатылды.

Югалган кыз табылды
Югалган кыз табылды

Русия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, полиция хезмәткәрләре баланы Уфаның Октябрь проспекты буйлап йөргәндә табып ала.

"Кыз якын арада әти-әниләренә тапшырылачак. Хәзер өйдән чыгып китү шартлары билгеләнә", — дип хәбәр итәләр ведомствода.

Исегезгә төшерәбез, баланың югалуы турында хәбәр 20 июнь кичендә таралды. Полициягә кызның әнисе мөрәҗәгать иткән, ул кызы көндез үк Орджоникидзе урамындагы йорттан чыгып киткәнен хәбәр итә.

Баланы эзләүдә волонтерлар, эзтабарлар һәм полиция хезмәткәрләре катнашты.

 

 

Фото: социаль челтәрләрдән.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в