+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Хәле кинәт начарланган...

Уфа сәүдә үзәкләренең берсендә 14 яшьлек малай үлгән.  

Хәле кинәт начарланган...
Хәле кинәт начарланган...

21 июнь кичендә башкаланың Киров районында урнашкан “Мега” сәүдә үзәгендәге фуд-корт – туклану урынында  14 яшьлек малай үлгән.  “Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, малай балалар йортында тәрбияләнгән. Аның кинәт хәле начарланган. Вакыйга урынына табиблар килгән, алар малайны реанимацияләргә тырышкан. Кызганычка каршы, үсмер вафат булган.

“Башлангыч мәгълүматлар буенча, фаҗига үсмернең газ белән агулануы аркасында килеп чыккан: аңарда зажигалка заправкасы өчен баллон табылган”, - дип хәбәр итә чыганак.

Әлегә бу хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

 

Фото: gorobzor.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в