21 июнь кичендә башкаланың Киров районында урнашкан “Мега” сәүдә үзәгендәге 14 яшьлек малайның үлүе турында хәбәр иткән идек инде.
Билгеле булуынча, малай агымдагы елның гыйнвар аеннан Уфаның гаилә тәрбиясе үзәгендә (элекке 9нчы балалар йорты) яшәгән. Ноябрьдә әнисе вафат булган. Кызганычка каршы, өлкән яшьтәге дәү әнисе һәм дәү әтисе аны үзләрендә калдыра алмаган.
Үсмер тыныч, аралашучан, башка балалар белән яхшы мөнәсәбәттә булган. Шул ук вакытта, ике ел элек караклык факты буенча исәпкә куелуы да билгеле.
"Хәзер балалар учреждениесе баланы җирләү белән шөгыльләнә, аның өлкән туганнарына психологик ярдәм күрсәтелә, — дип сөйләгән “Башинформ”га төбәк буенча хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Анна Таболина. — „Опека һәм попечительлек турында“гы Федераль закон нигезендә, балалар йортлары тәрбияләнүчеләре, ятим балалар, җәйге чорда, туганнары гаризасы буенча, шулай ук опека карары буенча вакытлыча гражданнарның гаиләләренә тапшырылырга мөмкин. Бу чорда алар тулысынча баланы контрольдә тота, бу вакытта учреждение белән элемтә өзелми. Үсмернең үлеменә кадәр дәү әнисе ягыннан бернинди проблемалы сораулар да тумаган, аралашу даими булган”.
Элегрәк язып үтүебезчә, кичә башкаладагы сәүдә үзәгендә үсмернең кинәт хәле начарланган. Вакыйга урынына табиблар килгән, алар малайны реанимацияләргә тырышкан. Кызганычка каршы, үсмер вафат булган.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, фаҗига үсмернең газ белән агулануы аркасында килеп чыккан: аңарда зажигалка заправкасы өчен баллон табылган.
Фото:crimea.ria.ru