+19 °С
Болытлы
Күрше Татарстан районнарының берсендә урамда уйнап йөргән бала көтелмәгән хәлгә дучар булган. Ул ялгыш пыяла ватыкларына егылган һәм кулындагы артериягә зыян китергән. Шул вакыт эчендә бала бер литр кан югалтып өлгергән.
Аны ашыгыч рәвештә Балалар республика клиник дәваханәсенә китергәннәр. Балалар хирургы Анатолий Фадеев җитәкчелегендәге бригада пациентка операция ясаган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәр итә.
Шунысы сөенечле, табиблар баланың гомерен саклап калган.
Фото: otr-online.ru