Кичә, 25 июньдә, Стәрлетамак районында фаҗига була. Талалай авылындагы Меселька елгасында 2016 елда туган кыз батып үлгән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очраклы кешеләр балага ярдәм итәргә тырышса да, коткарып калу инде мөмкин булмаган. Аның гәүдәсен судан чыгарып, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, кыз өлкәннәрдән башка гына елга буенда энесе белән уйнап йөргән. Ул таеп киткән һәм суга егылган. Энесе өлкәннәргә ярдәм сорап йөгергән.
Кайбер чыганаклардан билгеле булуынча, балалар дәү әниләрендә кунакта булган.
Оператив-тикшерү чаралары бара.
Фото:dailynews.ru